ГлавнаяАфиша › ТАРТИПле КАЛЕБ / ТӘРТИПле КАЛЕБ
Концерт в Казани

ТАРТИПле КАЛЕБ / ТӘРТИПле КАЛЕБ

22 августа, 19:00

КЦ Чулпан

Билеты на концерт от 500 - 600 руб

Купить билеты

Описание

22 августа 2024 состоится концерт «ТАРТИПле КАЛЕБ / ТӘРТИПле КАЛЕБ» в Казани на площадке КЦ Чулпан. В продаже имеются билеты от 500 руб, выбирайте удобные места прямо сейчас.

«ТӘРТИПле 10 ел!»

«ТӘРТИП» радиосы - Казан - 93,1 FM, Чаллы - 90,2 FM

TARTIP.TATAR Махсус кушымта буенча бөтен дөнья тыңлый!


«ТӘРТИП» – татарның тарихын, әдәбиятын, мәдәниятен, рухи кыйммәтләрен саклап калу нияте белән эшләүче - чын халык радиосы!

ҮТКӘН белән КӨТКӘН арасында күпер салучы - ТӘРТИП радиосының

10 яшьлеге уңаеннан, кабатланмас моңлы концертлар циклы дәвам итә!

“ТӘРТИПле КАЛЕБ!”

КАЛЕБ – ул КҮҢЕЛ! Һәркайсыбыз күңелеңдә ТӘРТИП булганда гына БӘХЕТле була ала!

ТӘРТИП радиосына гына түгел, аның белән бергә үскән яшьләр өчен мәйдан булган КАЛЕБ тапшыруына да 10 яшь!

Икеләтә бәйрәмебезне бергәләп үткәрик!

Бу юлы сезне өметле КӨТКӘНебез – яшьләребез белән сөендерәчәкбез!

10 ел эчендә радиоэфирдан ишетеп, яратып өлгергән талантлы яшьләребезне бер сәхнәгә җыеп, ТӘРТИПле киләчәкнең нинди буласын сезгә дә күрсәтергә булдык!

Сезнең өчен талантлы яшьләребез:

Җырчыларыбыз:

Илнар Шәрәфетдинов, Мөнир Марданов, Наилә Низамиева, Нәзирә Хөсәенова, Руслан Габбасов, Булат Нәҗипов, Миләүшә Закирова, Гөлия Зәһретдинова, Айзилә Гарифуллина, Рүзәл Шакиров, Илдар Сафин, Самат Мөхәмәтҗанов

Биючеләребез:

Алсу Мәгъсүмҗанова, “Яз” бию ансамбле,

“Мирас” бию ансамбле, Камил Салахов, “El Deseo” бию төркеме!

Инструменталистлар:

Ильяс Фәрхуллин, Дәниф Сәфиуллин, Айбулат Харисов, Зилә Гайнуллина

Нәфис сүз осталары / шагыйрьләр:

Айзат Вахитов, Булат Ибраһимов / Ильяс Камал (күмәк номер), Айнур Гәрәев, Гөлүсә Гыйбадуллина чыгыш ясаячак!

“ТӘРТИПле КАЛЕБ!” концерты – яшь үзенчәлеге чикләнмәгән. Программа 3 сәгатьлек.

Башланыр алдыннан һәм тәнәфес вакытында милли көйләр тыңлап, уеннар уйнап, аралашып, ял итеп алу мөмкинлеге булачак.

Әлеге концертка билет алучы һәркем, ТӘРТИП радиосы үсешенә зур өлеш кертәчәк!

ҮТКӘН белән КӨТКӘН арасына
Сезнең белән серле күпер салыйк!
Түкми-чәчми милли хәзинәне
Чорлар аша бергә озата барыйк!!!

«ТӘРТИП» - это народное радио с уникальным контентом, целью которого является сохранение татарской культуры, искусства, истории и ее ценностей.

Вместе с радио «ТӘРТИП» 10-летний юбилей отмечает и передача «КАЛЕБ», которая выходит в эфир почти с первых дней вещания.

«КАЛЕБ» - это не просто радиопередача, это целое движение, объединяющее новое поколение татарской творческой интеллигенции.

Все молодые исполнители, которые были в гостях в нашей студии, которых полюбили радиослушатели ТӘРТИП, новые произведения, украсившие ихние будни, будут собраны в одном концерте «ТӘРТИПле КАЛЕБ».

Приходите посмотреть на то, каким ПОРЯДОЧНЫМ (ТӘРТИПле!)будет наше будущее!

Тәртипле халык югамый! Татар Тәртипсез була алмый!

  • Концерт

Адрес

КЦ Чулпан

пр-т. Победы, 48А, Казань